Роспотребнадзор карбыз һәм кавынны тикшерә башлады.
Татарстанда карбыз һәм кавынның биш партиясе яраксыз дип табылган инде. Сатучыларда сыйфат һәм куркынычсызлыкны раслаган документлар булмаган. - Бигрәк тә юл буендагы сәүдә нокталарыннан кисәкләргә бүленгән карбыз һәм кавынны сатып алырга ярамый, - дип искәртте аксубайлыларны район кулланучылары хокукларын яклаучы Госман Билалов. - Шулай...
Роспотребнадзор карбыз һәм кавынны тикшерә башлады.
Татарстанда карбыз һәм кавынның биш партиясе яраксыз дип табылган инде. Сатучыларда сыйфат һәм куркынычсызлыкны раслаган документлар булмаган. - Бигрәк тә юл буендагы сәүдә нокталарыннан кисәкләргә бүленгән карбыз һәм кавынны сатып алырга ярамый, - дип искәртте аксубайлыларны район кулланучылары хокукларын яклаучы Госман Билалов. - Шулай ук гигиена кагыйдәләре хакында да истән чыгармаска: куллану алдыннан карбыз һәм кавынны яхшылап юарга, ә кисәкләргә бүленгән җимешне бер тәүлек агымында кулланырга кирәк.
Нет комментариев