Галәм темасына
Яңалыклар

Галәм темасына

Космонавтика көне уңаеннан Аксубай районында төрле чаралар узды. 55 ел элек 12 апрель көнне кеше беренче тапкыр галәмгә оча. Космик юбилей хөрмәтенә китапханәләрдә, мәктәпләрдә шашка-шахмат турнирлары, спорт ярышлары, рәсем һәм эссе конкурслары үткәрелде. "Җиһангирлар" (галәм кешесе) команда-спорт турнирлары оештырылды. Өченче мәктәпнең өченче сыйныф укытучысы Галина Таиркина "Телибез икән, бергәләп галәмгә...

Космонавтика көне уңаеннан Аксубай районында төрле чаралар узды.


55 ел элек 12 апрель көнне кеше беренче тапкыр галәмгә оча. Космик юбилей хөрмәтенә китапханәләрдә, мәктәпләрдә шашка-шахмат турнирлары, спорт ярышлары, рәсем һәм эссе конкурслары үткәрелде. "Җиһангирлар" (галәм кешесе) команда-спорт турнирлары оештырылды.

Өченче мәктәпнең өченче сыйныф укытучысы Галина Таиркина "Телибез икән, бергәләп галәмгә дә очабыз" дип исемләнгән класстан тыш чараны Космонавтика көненә багышлады.

- Элек-электән кешеләр очарга хыялланган, - дип сөйләде Галина Николаевна. Аннан соң ул каурый һәм балавыздан канатлар ясаган мифик персонаж - Икар турындагы риваятьне бәян итте.

Балалар келәм-самолет, себерке, киле кебек әкияти очу аппаратларын искә төшерделәр.

- Шулай да кеше галәмгә очу хыялына ирешә. Әмма кешегә кадәр тычканнарны, Белка һәм Стрелка атлы этләрне һәм башка хайваннарны чиксез галәм киңлекләренә җибәреп карыйлар. Бары тик күпсанлы сынаулардан соң гына беренче очыш гамәлгә аша.

- Бу Юрий Гагарин була, - дип бердәм җавап бирделәр балалар.

Укытучы космик ракеталар конструкторы Сергей Королев, төрле скафандралар, спутниклар турында сөйләде. Чара хәзерге заман кешеләре өчен космик ачышларның билгеләнеше турындагы әңгәмә белән дәвам итте. Соңыннан укучылар галәмгә бары тик сәламәт, рухый яктан көчле һәм ныклы кешеләр генә оча ала дигән нәтиҗә ясадылар.


Нет комментариев