Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дусны искә алу

Кырык көн элек шахматчы, педагог Павел Егоров вафат булды

Ул 1956 елның 18 февралендә Аксубайда туган. Аксубай урта мәктәбенең ун сыйныфын тәмамлаган. Алабуга педагогия институтында физика һәм математика укытучысы һөнәрен ала. 1983 елда Аксубай һөнәри-техник училищесына эшкә керә. Еллар узу белән катлаулы фәннәрне укыту тәҗрибәсен һәм осталыгын туплый, хезмәттәшләре һәм укучылары тарафыннан танылу ала.

Ул югары математиканы яхшы белгән. Катлаулы математик мәсьәләләр буенча аңлатмалар сорап укытучыга педагоглар һәм укучылар күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәннәр, ул үтенечләргә җавап биргән.

Павел Мартынович шахмат белән мавыккан. Уен принцибын ул 13 яшендә үзләштерә. Студент чагында ук Алабуга педагогия институты җыелма командасы составында була һәм спортның бу төре буенча ярышларда еш катнаша һәм уңышларга ирешә. Аксубайга кайткач, ул районның шахмат-шашка спорты грандларының берсе була.

Павел Егоров шашка буенча (2000 елда), шахмат буенча (1994, 1999 елларда), шахмат-шашка күпбәйгесе буенча (2005, 2006, 2007 елларда) район чемпионы булган.

– Павел Мартынович исеме районның шахмат-шашка спорты үсеше тарихына мәңгегә язылды, – дип билгеләп үтте шахмат мәктәбе һәм шахмат буенча район җыелма командасы җитәкчесе Геннадий Горбунов. – Мин аны әтисе Валерий Александрович аша хәтерлим, алар шахмат уйнадылар, бу уенга башкаларны да өйрәттеләр, малай һәм кызларның мөмкин кадәр әлеге спорт төренә күбрәк тартылуларын теләделәр. Аларның шәкертләре күп, иң яхшы шахматчылар билгеләнә.

– Павел Егоров минем укучым иде, – дип искә ала мәгариф ветераны Геннадий Горбатов. – Ул төгәл фәннәргә өстенлек биргән укучы, тәртипле малай булган. Һәм олы яшьтә без аның белән шахмат уеннары артында күп тапкырлар очраштык. Ул безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев