Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме билгеләп үтелгән кояшлы салкын көндә мәйданга йөзләгән аксубайлы җыелды.
Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул барысына да яхшы кәеф, ә катнашучыларга чаңгы юлын җиңел үтүләрен теләде.
2006 елда һәм аннан соң туган малайлар һәм кызлар беренче булып старт алдылар. Бу яшь категориясендә Ильвир Хәмитов һәм...
Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме билгеләп үтелгән кояшлы салкын көндә мәйданга йөзләгән аксубайлы җыелды.
Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул барысына да яхшы кәеф, ә катнашучыларга чаңгы юлын җиңел үтүләрен теләде.
2006 елда һәм аннан соң туган малайлар һәм кызлар беренче булып старт алдылар. Бу яшь категориясендә Ильвир Хәмитов һәм Галина Галкина җиңүчеләр итеп танылдылар. 2003-2005 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында Илгиз Мостафин һәм Алсу Сәрвәретдиновага тиңнәр булмады. Өлкән яшьтәге укучылар арасында Алексей Бульбов һәм Ксения Гуслякова җиңүчеләр булдылар. Аннан соң өлкәннәр старт алды. Аларның чаңгы юлы озынрак иде, әлбәттә. Владимир Кожеманов һәм Светлана Иванова бу дистанцияне беренчеләрдән булып уздылар. 50-60 яшькәчә яшь категориясендә Зоя Шихрановага һәм Владимир Альметкинга тиңнәр булмады. Өлкән яшь төркемендә Леонид Воркунов һәм Лидия Горбунова җиңүчеләр итеп танылдылар. VIP-йөгереш тә кызыклы үтте. Иске Ильдеряк авыл мәктәбе директоры Алексей Буинский башка җитәкчеләргә җиңүгә мөмкинлек калдырмады.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, массакүләм чаңгы йөгерешендә бөтен оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары, укытучылар һәм укучылар, һөнәри спортчылар һәм чаңгы спортын яратучылар катнашты.
"Россия чаңгы юлы" дистәләгән еллар дәвамында популяр һәм массакүләм спорт төрен сөючеләрне берләштерә. Бу киң күләмле кышкы бәйрәмнең тарихы да матур һәм ул елдан-ел илебезнең спорт тормышында зур билгеләнешкә ия вакыйгага әверелә бара. Актив ял яратучылар бу көнне чаңгыларга басып массакүләм стартта катнашалар.
Татарстанда массакүләм һәм һөнәри спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр булдыруда зур эшләр алып барыла. Республикада киң күләмле массакүләм ярышлар ешрак уздырыла башлады. Бу уңайдан республикада оештырылган эш нәтиҗәсен статистика мәгълүматлары да дәлилли: 6 ел эчендә 1300 спорт объекты сафка баскан, шәһәрләрдә һәм авылларда 791 универсаль спорт мәйданнары төзелгән, ә спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны 40 процентка арткан. Республиканың һәр өченче кешесе спорт белән шөгыльләнә булып чыга.
"Массакүләм спорт белән шөгыльләнү дәрәҗәсе күп очракта кешеләрнең тормыш сыйфатын билгели. Физик культура белән шөгыльләнүне, үзеңә карата җаваплылык хисе тәрбияләүне кече яшьтән үк башларга кирәк", - дип ассызыклый РФ Президенты Владимир Путин.
Нет комментариев