Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Башкаланың Ашыгыч ярдәм табибы кешеләрнең суда батып үлү сәбәпләре турында сөйләде

Казанда 2023 елның 1 маеннан башлап ашыгыч ярдәм бригадалары «суга баткан» дигән хәбәр алып, сулыкларга 20 тапкыр барган

Бу хакта «Татар-информ»га Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

20 чакыруның өчесендә табиблар үлем очрагын теркәгән, шул исәптән 15 яшьлек үсмер үлемен дә. 11 очракта пациент урында табылмаган, дүрт кеше хастаханәгә озатылган, шул исәптән 8 һәм 10 яшьлек ике бала.

Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең оператив бүлеге өлкән табибы Татьяна Ликотурнова һәлакәтләрнең сәбәбен һәм бәхетсезлек очракларыннан ничек сакланырга кирәклеген аңлатты.

«Суга бату куркынычы факторларына тышкы сәбәпләр керә: сулыкның тирәнлеге, су температурасы, агым тизлеге, суда булу вакыты, баткан предметлар, йөзә торган чаралар белән бәрелешү. Организм торышы белән бәйле факторлар арасында бала һәм яшүсмернең яше, алкоголь һәм наркотик исереклеге, баш һәм муен җәрәхәтләре, аңны югалту, неврологик һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет булуы әһәмияткә ия», – дип билгеләп үтте табиб.

Рискка эләкмәс өчен, Татьяна Ликотурнова махсус җиһазландырылган урыннарда коенырга, биеклектән суга сикермәскә, сулык янында балаларны караусыз калдырмаска киңәш итә. Шулай ук исерек хәлдә, ашаганнан соң һәм үзеңне начар хис иткәндә су коенудан баш тартырга кирәк.

«Организмга түбән су температурасына яраклашырга мөмкинлек биреп, суга әкренләп керергә кирәк», – дип өстәде табиб.

Тулырак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев