Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балык Бистәсендә беренче республика «Бистә шәле» хатын-кыз һөнәрчелеге фестивале узачак

19 августта Балык Бистәсендәге Үзәк мәйданда I республика «Бистә шәле» хатын-кыз һөнәрчелеге фестивале узачак

Бәйрәмнең программасы күп кенә кызыклы тематик чараларны күздә тота. «Бистә ярминкәсе» оста куллар ярминкәсе, «Иң креатив шәл», «Шәлне иң тиз бәйләүче» бәйгеләре – әнә шундыйлардан. Фестивальдә шулай ук мастер-класслар, презентацияләр дә узачак. Моннан тыш, фотозона, музей зонасы, «БалаЧак» балалар уен мәйданчыгы эшләячәк.

ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Иң креатив шәл» конкурсында теләгән һәркем катнаша ала. Шулай да бәйгедә катнашу турында алдан хәбәр итәргә кирәк. Конкурска гадәти булмаган техника белән кулдан башкарылган эшләр кабул ителә. «Шәлне иң тиз бәйләүче» бәйгесендә кыска вакыт өчен әзер шәл бәйләп өлгертергә кирәк.

Мәйданның төп сәхнәсендә шәл бәйләү тарихына багышланган театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк. Сәхнәдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясаячак. Фестивальнең хэдлайнерлары – Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова, татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншина.

Чара ахырында мәйдан уртасына фестивальдә бәйләнгән иң зур шәлне алып чыгачаклар.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләргә 17 августка кадәр rdksloboda@mail.ru электрон адресына анкета-заявка юлларга кирәк.

Тулырак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев