Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана бер-бер артлы буй җиткән җиде лачынын хәрби хезмәткә озаткан

Авылда гадәтләнгәнчә, барысын да лаеклы итеп, туган-тумачалары һәм күршеләре өчен табын корып озатканнар.

Нигъмәтуллиннарның буй җитеп, ныгайган уллары, үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, туган авыллары Иске Ибрай авылына туып-үскән нигезләренә әйләнеп кайталар. Алар авиация, пехота, диңгез флоты, чик буе гаскәрләрендә, Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт иткәннәр...
Әти-әниләре, Хатимә Нәбиулла кызы һәм Вәлиҗан Хәбибулла улы тыйнак, эш сөючән, бөтен эшкә оста булган уллары белән горурланалар.
Аларның кайберләре «Татарстан» колхозында механизатор булып эшләп кала, кайберләре шәһәргә китә.
Ә узган җомгада бүгенге көндә исән-сау булган уллары һәм кызлары балалары һәм оныклары белән туган нигезләрендә яраткан әниләре, әбиләренең 90 яшьлек юбилеена җыелдылар.
Алар кечкенә буйлы, ябык гәүдәлАна бер-бер артлы буй җиткән җиде лачынын хәрби хезмәткә озаткан
Ирина Крюкова
Авылда гадәтләнгәнчә, барысын да лаеклы итеп, туган-тумачалары һәм күршеләре өчен табын корып озатканнар.
Нигъмәтуллиннарның буй җитеп, ныгайган уллары, үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, туган авыллары Иске Ибрай авылына туып-үскән нигезләренә әйләнеп кайталар. Алар авиация, пехота, диңгез флоты, чик буе гаскәрләрендә, Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт иткәннәр...
Әти-әниләре, Хатимә Нәбиулла кызы һәм Вәлиҗан Хәбибулла улы тыйнак, эш сөючән, бөтен эшкә оста булган уллары белән горурланалар.
Аларның кайберләре «Татарстан» колхозында механизатор булып эшләп кала, кайберләре шәһәргә китә.
Ә узган җомгада бүгенге көндә исән-сау булган уллары һәм кызлары балалары һәм оныклары белән туган нигезләрендә яраткан әниләре, әбиләренең 90 яшьлек юбилеена җыелдылар.
Алар кечкенә буйлы, ябык гәүдәле әниләренең беркайчан да сүнмәгән гаилә учагында ун балага ризык әзерләргә дә, хуҗалыкта мал-туарларны карарга да, колхоз производствосында эшләргә дә өлгерүен, бригадир белән рәиснең аны үрнәк итеп куюын яхшы хәтерлиләр.
Көзге-кышкы чорда зур гаилә хуҗабикәсе, нигездә, ындыр табагында һәм тегермәндә эшли, терлекләр өчен фураж тарттыра, ә язын узган ел август аенда утыртып калдырылган виктория мәйданнарын тәрбияләү өчен җиләк-җимеш бакчасында хезмәт куя. Июньдә уңыш җыю башлана. Бу иң кызу чор була. Әле тагын яңа җиләк мәйданнарын утыртып калдырырга өлгерергә дә кирәк була. Һәм бу ел саен шулай кабатлана...
Тантана сәбәпчесен балалары һәм оныклары чәчәкләргә күмделәр. Унҗиде оныгы һәм унтугыз оныкчыгы, барлык әбиләр кебек үк, Хатимә Нәбиулла кызы өчен зур горурлык. Чөнки алар – нәсел дәвамчылары. Кунак – район башлыгы Илшат Заһидуллинга да ул беренче чиратта оныклары турында сөйли башлады. Илшат Минсабир улы район җитәкчесе исеменнән колхоз производствосы ветеранын олуг юбилее белән ихлас котлады һәм җылы юрган тапшырды. Хатимә Нәбиулла кызы үзенә карата күрсәтелгән игътибар һәм тәбрикләүләргә балалар кебек ихлас сөенде. Әмма барыннан да бигрәк гөлләмәгә шатланды ул, чөнки хатын-кыз өчен чәчәктән дә кадерлерәк бүләк юк. Әбекәйне Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов та җылы котлады.е әниләренең беркайчан да сүнмәгән гаилә учагында ун балага ризык әзерләргә дә, хуҗалыкта мал-туарларны карарга да, колхоз производствосында эшләргә дә өлгерүен, бригадир белән рәиснең аны үрнәк итеп куюын яхшы хәтерлиләр.
Көзге-кышкы чорда зур гаилә хуҗабикәсе, нигездә, ындыр табагында һәм тегермәндә эшли, терлекләр өчен фураж тарттыра, ә язын узган ел август аенда утыртып калдырылган виктория мәйданнарын тәрбияләү өчен җиләк-җимеш бакчасында хезмәт куя. Июньдә уңыш җыю башлана. Бу иң кызу чор була. Әле тагын яңа җиләк мәйданнарын утыртып калдырырга өлгерергә дә кирәк була. Һәм бу ел саен шулай кабатлана...
Тантана сәбәпчесен балалары һәм оныклары чәчәкләргә күмделәр. Унҗиде оныгы һәм унтугыз оныкчыгы, барлык әбиләр кебек үк, Хатимә Нәбиулла кызы өчен зур горурлык. Чөнки алар – нәсел дәвамчылары. Кунак – район башлыгы Илшат Заһидуллинга да ул беренче чиратта оныклары турында сөйли башлады. Илшат Минсабир улы район җитәкчесе исеменнән колхоз производствосы ветеранын олуг юбилее белән ихлас котлады һәм җылы юрган тапшырды. Хатимә Нәбиулла кызы үзенә карата күрсәтелгән игътибар һәм тәбрикләүләргә балалар кебек ихлас сөенде. Әмма барыннан да бигрәк гөлләмәгә шатланды ул, чөнки хатын-кыз өчен чәчәктән дә кадерлерәк бүләк юк. Әбекәйне Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов та җылы котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев