Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алма спасы – җәй фасылының иң матур бәйрәмнәренең берсе

Өч спас – бал, алма һәм чикләвек спаслары бәйрәме авыл халкына һәм кунакларга бик күп күңелле һәм якты хисләр бүләк итте.

Бу көнне авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык күп, шау-шулы һәм күңелле иде. Катнашучыларны алма фестивале аеруча җәлеп итте. Җәй стилендә бизәлгән озын өстәлдә кызарып пешкән хуш исле бәлешләр урын алды. Аларның тәме дә, эчлекләре дә төрле, үзенчәлекле иде. Бәйрәмдә катнашучылар алардан рәхәтләнеп авыз иттеләр, компот белән дә сыйландылар.

Алма спасы – игелек һәм яктылык бәйрәмендә җырлар яңгырады, кешеләр җәйге җылы, кояшлы көнгә сөенделәр. Кунакларны алма, яңа пешкән ипи, коймак, бал белән сыйладылар. Җырлы-биюле композицияләр тамашачыларның күңелен күтәрде, алар бер урында гына утырып тора алмадылар, үзешчән артистлар белән бергә биеделәр дә.

Кәкрекүллеләрне район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.


– Кәкре Күлдә халык бик актив, биредә Троица, Алма спасы бәйрәм ителә. Без бу традицияләрне яшь буынга тапшырырга тиеш, – дип билгеләп үтте ул. – Авыл территориясенең төзекләндерелгән һәм ямьләнә баруын күрү бик тә күңелле. Безнең бурыч аны тагын да матуррак итү. Алда авыл биналарын ремонтлау, яхшырту буенча эшләр күп әле. Август – муллык ае. Районда бөртекле культураларны җыеп алу ахырына якынлашып килә.

Корылык шартларында игенчеләр яхшы уңыш җыя алдылар – гектарыннан 25 центнердан артык. Барыгызга да тыныч күк, иминлек, бәхет телим!

Алма бәлешләре район фестиваленә йомгак ясау вакыты җитте. Тамашачыларның көчле алкышлары астында район башлыгы беренче урын өчен Гөлчәчәк Хәмидуллинага (Трудолюбово авыл мәдәният йорты) Диплом тапшырды. Икенче һәм өчен призлы урыннар өчен Елена Сухалова (Мюд авыл мәдәният йорты) һәм Елена Пикалова (Иске Ильдеряк мәдәният йорты) дипломнар белән бүләкләнделәр.

Тантанада катнашучыларны Аксубай православие чиркәве рухание иерей Антоний Рыбочкин котлады.


– Бәйрәм Алма спасы дип атала, чөнки без Аллахка рәхмәт йөзеннән изгеләндерү һәм бер-беребезгә бүләк итү өчен җимешләрне чиркәүләргә алып киләбез, – диде ул. – Бүген дә безгә бик күп алмалар китерделәр. Бу – яхшы, игелекле гамәл. Һәрбарчагызның тормышында яхшы вакыйгаларның һәм шатлыкларның күбрәк булуын, җирдә һәрвакыт тынычлык булуын телим.


Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев барысына да бәйрәмдә катнашканнары өчен ихластан рәхмәт белдерде. Җыелучыларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов җылы тәбрикләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Йосыф Рафиков киләчәктә районның яшьләр канатын да кушып, спас күңел ачуларын киңәйтергә тәкъдим итте. Россия балалары һәм яшьләре хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Башатова район фестивалендә җиңү яулаган өчен Кондрашовлар гаиләсенә волейбол тубы бүләк итте. Сәхнәдән команда капитаны Николай Ивановичка актив тормыш позициясе өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.
Бу көнне бәйрәм мәйданчыгында алкышлар тынып тормады – «Родные напевы» коллективы, авылның яшь үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәм районнан килгән кунаклар якты чыгыш ясадылар. Әйләнә-тирәдә бәйрәм мохите хөкем сөрде.

Алма спасы бәйрәме кысаларында волейбол мәйданчыгында волейбол командалары беренчелек өчен көч сынаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев