Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайның түбән сыйныф укучылары шашка буенча беренчелектә көч сынаштылар

Үзәк паркта түбән сыйныф укучылары арасында шашка буенча район турниры узды.

Җәй балаларны матур, җылы көннәре белән сөендерде. Шахмат һәм шашка уйнарга яратучылар бу ял вакытын файдалы итеп үткәрергә тырыштылар. Алар үзәк паркта куаклар ышыгында үткәрелгән шахмат-шашка турнирларында теләп катнаштылар.

Чираттагы тапкыр укучылар җәйге каникуллар тәмамланыр алдыннан шашка такталары артында очраштылар. Нәтиҗәдә: малайлар арасында беренче урынны Олег Пименов ( 2 нче Аксубай мәктәбе) яулады, икенче урында – Даниил Золин ( 3 нче Аксубай мәктәбе), Кәрим Әгъләмиев (2 нче мәктәп) өченче призер булды.

Кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урында – Дарья Баландова, II урында – Инна Федосеева (икесе дә 2 нче Аксубай мәктәбеннән), III урында – Дарина Морозова (3 нче Аксубай мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев