Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда яңа күпер ачылды

Район үзәгендә истәлекле вакыйга – Аксубай үзәгенә алып керә торган күперне ачу тантанасы булды.

Район халкы ул иске, техник яктан искергән корылманы хәтерли әле. Аны бетон түшәлгән, бүгенге техник таләпләргә җавап бирә торган яңа күпер алмаштырды. Июнь башыннан «Мостовик» ҖЧҖ подряд оешмасы төзүчеләре үз эшләрен башлап җибәрделәр. Җәй айлары дәвамында барлык техник операцияләрне башкардылар һәм объектны куллануга тапшыруга әзерләделәр.

Яңа күпер ачылышына район үзәге халкы, кунаклар, төзүчеләр җыелды. Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гыйльманов мөрәҗәгать итте.

– Без бүген күргән мондый заманча магистральнең бездә булганы юк иде әле, – дип билгеләп үтте ул. – Бу 50 тоннага кадәр авырлыкны күтәрә ала торган заманча күпер. Ул Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелде. Без аңа бик рәхмәтле. Районда яшәүчеләр өчен бу күпер уңайлылык китерәчәк. Кризис елына карамастан, дәүләт программасына социаль-мәдәни әһәмияттәге башка объектлар да кертелгән.

Кайберләрен без бүген ачабыз. Безгә яңа төзелешләргә сөенәсе генә кала. Шулай ук подряд оешмасы төзүчеләренә дә зур рәхмәт.

Тантаналы мизгел – кызыл тасманы кисү вакыты җитте. Бу мактаулы хокук район башлыгы Камил Гилмановка, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил ЯҺудинга һәм «Мостовик» ҖЧҖ компаниясе директоры урынбасары Андрей Ерласевка бирелде. Бер минуттан бәйрәмдә катнашучылар инде яңа күпер буенча атлап уздылар, аларга төзүчеләр, район үзәге кешеләре, велосипедчылар, автомобильчеләр иярде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев