Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай үзәгендә иҗтимагый киңлек ачылды

Ленин һәм Совет урамнары киселешендә җәмәгать киңлеге ачылды.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәнең үзәк урамы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзекләндерелде.


Җәй буе әлеге объектта «Строитель» ҖЧҖ вәкилләре җиң сызганып эшләделәр. Һәм бүген без брусчатка түшәлгән, фонарьлар урнаштырылган бик матур урамны күрәбез. Территория бик уңайлы, чиста, үзенә җәлеп итеп тора.


Яңгырлы, салкын көн булуга карамастан, монда бәйрәм мохите хөкем сөрде. Музыка уйнады, котлау, әлеге проектта катнашучылар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башлыгы Камил Гилманов катнашучыларның гомуми алкышлары астында «Строитель» ҖЧҖ директоры Марат Хәбибуллинга, предприятиенең баш инженеры Илнар Кәримовка иҗтимагый киңлекне төзү эшләрен сыйфатлы башкарган өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук күпер төзүчеләрне бүләкләү булды.

Импровизацияләнгән концерт мәйданчыгында үзешчәннәр башкаруында җырлар яңгырады, узып йөрүчеләр туктап, район мәдәният йорты артистларының чыгышларын рәхәтләнеп карадылар.


– Яңа иҗтимагый киңлек район халкы һәм кунаклары өчен ял итү, очрашу һәм шатлыклы вакыйгалар урыны булсын! – дигән сүзләр яңгырады Аксубай үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев