Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында көзге чәчү эшләре бара

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге культуралар чәчүгә керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 августка көзге игеннәр 1456 гектарда чәчелгән, план күрсәткече 16 мең гектардан артык.

Көзге культураларның иң зур мәйданы – 6600 гектардан артык “Чистай” ХКның “Аксу Агро” АФда. Бүгенге көндә биредә планлаштырылган мәйданның ун проценты чәчелгән. “Актай” агросәнәгать комплексында көзге культуралар мең ярым гектар биләячәк, шуның 30 проценты чәчелгән. «Волга-Селект» ҖЧҖдә планда каралган күләмнең 16 проценты чәчелгән.

Чәчү эшләре белән Россельхозцентрның район бүлеге җитәкчесе Габдрәшит Гыйльметдинов һәм рвйон авыл хуҗалыгы идарәсенең генчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштылар. Белгечләр эшчеләр белән аралаштылар, аларга үз киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев