Аксубай районында яңа эшкуарлык проектларына яшел ут бирделәр
Яңалыклар

Аксубай районында яңа эшкуарлык проектларына яшел ут бирделәр

Районда социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу проектларын карау буенча комиссия утырышы булды.

Комиссия эшен район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин җитәкләде.

Комиссия барлык тәкъдим ителгән бизнес-планнарга уңай бәя бирде. Көн тәртибендә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар аерым урын алды. Аерым алганда, демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең тәгәрмәчләргә техник хезмәт күрсәтү станциясе ачуга биргән гаризасы хупланды. Шулай ук социаль әһәмияткә ия инициатива — махсус операциядә катнашучыларның балалары белән бушлай шөгыльләнәчәк «Тылсымлы лобзик» һөнәрчелек студиясе дә ярдәм алды. Моннан тыш, бәйрәмнәр оештыру өлкәсендә бизнесны үстерү өчен гариза бирүчегә дә акча бүленәчәк.

Финанслау җитештерүне башлап җибәрү өчен төп чаралар сатып алуга юнәлтеләчәк.

Фото икътисад бүлеге архивыннан.


Нет комментариев