Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында Яңа Богородское авылы булган

Туган якны өйрәнүчеләр Надежда Петрова һәм Владимир Чураковның «Старорусские» китабында Яңа Богородское авылы турында да бүлек бар, әлеге авыл хәзерге Яңа Кармәт авыл җирлеге территориясендә урнашкан булган.

Авторлар бу торак пункт тарихын архив документлары буенча өйрәнгәннәр һәм укучыларга аның турында кызыклы фактларны җиткергәннәр. Алар менә ниләр язалар:

«Революциягә кадәрге документларда XVIII гасыр ахырыннан аның «Богородское» авылы буларак, Яңа Кармәт авылы составына кергәнлеге искә алына. «Богородское» дигән исемне авылга крестьяннар бирә.

1921 елда, ТАССР Чистай кантонының Иске Мокшино волостендагы җирләрне бүлгәндә, «Богородское» җирлегенә Яңа Кармәт авылы белән уртак җир биләүдән Яңа Богородское авылына мөстәкыйль авыл буларак җир бүлеп бирелгән.

Яңа Богородское авылы халкының бер өлеше, Покровка һәм Иске Мокшино авылыннан күчеп килүчеләр белән берлектә, Иске Мокшино волостенда Носовский поселогына (Мюд җирлеге) нигез салалар.

Яңа Богородское авылы халкының икенче өлеше элеккеге крестьян җир банкы (хәзерге Трудолюбово җирлеге) җирләрендә Иске Әлмәт волостеның Андреевка бистәсен барлыкка китерәләр.

Яңа Богородское авылы оешкан көннән алып Яңа Богородское, Михайловка торак пунктлары һәм «Герой труда» колхозы белән Яңа Богородское авыл Советы гамәлдә була. Авыл халкы руслар булган.

1920 елда 106 йортта – 526 кеше; 1926 елда 68 йортта 311 кеше яшәгән. 1935 елда Яңа Богородское авыл Советы бетерелә.

1966 елдан, халыкның башка торак пунктларга күчүенә һәм чикләрне Яңа Кармәт авылы белән кушуга бәйле, авыл Аксубай районы торак пунктлары исемлегеннән алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев