Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай яшьләре волейбол мәйданчыгында очрашты

Аксубайда Физкультурачылар көненә һәм Халыкара яшьләр көненә багышланган волейбол буенча турнир узды.

Бу көнне район үзәгенең волейбол мәйданчыгында кызу көрәш дәрте хөкем сөрде – биредә югары сыйныф укучыларыннан торган команда җитезлек һәм осталык белән аерылып торды.

4×4 форматындагы уеннар кискен һәм мавыктыргыч узды. Мәктәп укучылары иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, «Креатив» командасы җиңү яулады. Аның составында Кирилл Ким, Амир Мясников, Дуня Быкова, Алмаз Камилов. Икенче урында – «Кефтемэ», өченче урында «Ключ» командалары.

Җиңүчеләрне районның яшьләр секторы җитәкчесе Йосыф Рафиков җылы котлады һәм командага яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамота һәм медальләр тапшырды.

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев