Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай бистәсенең Яңа урамы үзенең утыз еллыгын билгеләп үтте

Аның Көнбатыш читендәге беренче йортлар төгәл өч дистә ел элек барлыкка килгән.

Бүген бу урамны бистәдә үрнәк урамнарның берсе дип атарга мөмкин. Йортларның бер-берсеннән матуррак, зиннәтлерәк, җиләк-җимеш агачларына бай бакчалары, йорт каршында, урамда төрле төстәге чәчәкләргә күмелгән түтәлләр булганга гына да түгел.

Урам юбилее андагы кешеләрнең чын мәгънәсендә, бер-берсе белән сөенечен-шатлыкларын бүлешеп һәм кайгыларын уртаклашып, бер зур тату гаилә булып яшәүләрен күрсәтә.

Бу көнне урам бәйрәменә анда яшәүчеләрнең барысы да – олысы да, кечесе дә ризыктан сыгылып торган мул табын артында җыелдылар.

Иң беренче чиратта бәйрәмдә Яңа урамының бу көнгә кадәр яши алмаган кешеләрен искә төшерүләре гаҗәпкә калдырды. Ришат Сруртдинов, быел вафат булганнарның тулы исемлеген укыды һәм мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар...

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Бәйрәм ачылу мизгелендә үк коеп яварга тотынган яңгырга карамастан, беркем дә өстәл яныннан кузгалмады.

Камил Камал улы җыелучыларны урам бәйрәме белән ихлас котлап, беренче күчеп килүчеләрнең яңа урында ничек яши башлауларын искә төшерде.

 

– Юллар, яктырткычлар юк, яз һәм көз көне, иртә караңгы төшкән вакытта, эштән бигрәк тә кечкенә балалар белән кайтырга бик авыр иде, – диде ул. – Әмма сезнең энтузиазм, үҗәтлек, максатчанлык, көнкүрешегезне һәм үзегез яшәгән урамны төзекләндерергә тырышуыгыз һәм бигрәк тә сезнең татулык һәм бердәмлек, барлык кыенлыкларны да җиңәргә мөмкинлек бирде.

Һәм бүген дә Яңа (Новая) урамы, һич арттырусыз, бистәдә иң төзек урамнарның берсе. Ул кайчандыр районны үзләренең хезмәт казанышлары белән данлаган хезмәт ветераннары яшәве белән дә данлыклы.

Район башлыгы бәйрәмне оештыручыларга һәм бигрәк тә аның инициаторларына – район китапханәләр системасы ветераны Валентина Давыдовага, “Хыял” приюты педагогы Сәгъдия Баһаветдиновага рәхмәт белдерде. Аларның үтенече белән Камил Гилманов районның төрле өлкәләре ветераннарына бүләкләр – Валентина Давыдова утыртып үстергән чүлмәкләрдә чәчәкләр тапшырды. Бу кичне беркем дә бәйрәмнән чәчәксез китмәде.

Бәйрәмдә катнашучыларны «Татавтодор»ның Аксубай участогы җитәкчесе Фәнис Сафин шундый күркәм вакыйга белән җылы котлады. Ул бәйрәм уңаеннан үзенең сөенечен яшерә алмады, һәм бу аңлашыла да. Урамны төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен барысы да аңа рәхмәт әйттеләр. Киң һәм туры юл – бу урамда яшәүчеләрнең аерым горурлыгы.

Урам юбилеенда иң өлкән яшьтәге Хөсниҗамал Сруртдиновадан алып, иң кече – өч яшьлек сабыйга кадәр, беркем дә игътибарсыз калмады.

– Бүген, безнең ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында кулларына корал тотып Ватан мәнфәгатьләрен яклаганда, деструктив көчләр илне җимерергә, Россияне юк итәргә омтылганда, төрле милләт кешеләре яшәгән урамнарыбыз халыкның һәм хакимиятнең бердәмлеге символы булып тора, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга Валентина Давыдова.


Аның сүзләрен раслагандай, импровизацияләнгән сәхнәдә рус, татар, чуаш телләрендә җырлар яңгырады. Һәм барысы да бер-берсен ярты сүздән аңлый иде. Төрле яшьтәге балалар өчен үз программасы әзерләнгән иде.

Уха, шашлык, бәлешләр – боларның барысын да бәйрәмне оештыручылар үзләренең игелекле ярдәмчеләре белән кайчан әзерләп өлгергәннәрдер, бусы табышмак булып калды...

Кичке сәгать җидедә яңгыр туктады һәм бәйрәм дәртле музыка астында дәвам итте.

Ә Яңа урамында аңа нигез салынганнан бирле яшәүчеләр киң эскәмияләрдә урын алып, әледән-әле: «Хәтерлисеңме?» – дигән сорау белән сүзгә кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев