Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 июльгә республикада гөмбә ашап агулануның 16 очрагы ачыкланган (2016 елның шул ук чорында 10 очрак булган).
Роспотребнадор идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов белән гөмбә белән агулануны профилактикалауга бәйле актуаль мәсьәлә турында әңгәмә корабыз.
- Олыларга һәм балаларга профилактикалауның нинди чаралары турында белергә кирәк?
- Барлык...

- Барлык гөмбәләр дә шартлы ашарга яраклы һәм агулы төрләргә бүленәләр. Практикадан күренгәнчә, ашарга яраклылары белән дә агуланырга мөмкин. Агулану нәтиҗәләре нинди гөмбә ашап агулануга бәйле. Әгәр дә ашарга яраклы, ләкин сыйфатсыз гөмбә ашап агулангансыз икән, нәтиҗәсе, әйтик, чебен гөмбәсе һәм ялган баллы гөмбә кебек агулы гөмбәләр ашап агуланудан җиңелрәк булачак.
- Агулануны нинди билгеләрдән белеп була?
- Агулануның беренче билгеләре 20 минуттан алып 18 сәгатькә кадәрле вакыт эчендә сизелә башлый. Ашкайнату органнары эше бозылудан тыш баш авыртуы, баш әйләнүе, кул-аякларның салкынаюы һәм туңып калтырау күзәтелергә мөмкин.
- Гөмбә ашап агулануны ничек булдырмаска?
- Профилактика түбәндәге пунктларны үз эченә ала: үзегезгә таныш булмаган гөмбәләрне җыймагыз, юл буенда, сәнәгать зоналары тирәсендә үскән гөмбәләрне дә җыярга ярамый. Гөмбәне җыйганда аны кат-кат тикшерегез - эшләпәсенең төсен, аягын, аягында йөзеге барлыгын, гөмбәнең пластинкалы яки көпшәсыман булуын.
Бүлмә температурасында гөмбәләрне 3 сәгатьтән артык сакларга киңәш ителми. Гөмбәне саклау өчен цинклы һәм алюминий савытлар кулланмаска. Гөмбәнең теләсә кайсы төрен пешерер алдыннан яхшылап юарга һәм кайнатырга кирәк. Балаларга гөмбә ашарга ярамый.
Нет комментариев