Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзара салым кертеләчәк

Аксубай районының биш меңгә якын кешесе узган атнада референдумнарда катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, халык тарафыннан тавыш бирүләр районның ун авыл җирлегендә үтте. Бу барлык сайлаучыларның 63,8 процентын тәшкил итте. Иң күп тавыш бирүчеләр саны Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә - барлык сайлап алучыларның 76,6 проценты катнашкан. Муниципалитетның 50 проценттан артык кешесе...

Аксубай районының биш меңгә якын кешесе узган атнада референдумнарда катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, халык тарафыннан тавыш бирүләр районның ун авыл җирлегендә үтте. Бу барлык сайлаучыларның 63,8 процентын тәшкил итте. Иң күп тавыш бирүчеләр саны Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә - барлык сайлап алучыларның 76,6 проценты катнашкан. Муниципалитетның 50 проценттан артык кешесе катнашса, референдум узган санала.
Халык үзара салым кертелүгә ризалык бирү-бирмәүләрен хәл иттеләр. Әлеге программа нигезендә халыкка үзе яшәгән территориядә актуаль булган проблемаларны мөстәкыйль хәл итәргә этәргеч бирә. Һәр җыелган бер сум өчен республика бюджетыннан 4 сум күчәчәк.
Шулай итеп, ун авыл җирлегендә үзара салым кертелүгә ризалык биреп 4553 кеше тавыш бирде, 579 ы моңа каршы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев