Россия УФАСның Татарстан бүлеге тарафыннан монополиягә каршы җайга салуның төп максатларын һәм бурычларын аңлату буенча чаралар комплексы ясалган.
Аңлату чараларының иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе - Татарстан Республикасы муниципаль районнарында гражданнар, эшмәкәрләр һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашу уздыру. УФАС безнең районда да кабул итү үткәрәчәк - 2017 елның 4...
Россия УФАСның Татарстан бүлеге тарафыннан монополиягә каршы җайга салуның төп максатларын һәм бурычларын аңлату буенча чаралар комплексы ясалган.
Аңлату чараларының иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе - Татарстан Республикасы муниципаль районнарында гражданнар, эшмәкәрләр һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашу уздыру. УФАС безнең районда да кабул итү үткәрәчәк - 2017 елның 4 октябрендә 11:00 сәгатьтә аксубайлылар белән очрашуга Россия УФАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Павлов киләчәк. Эшлекле сәфәр кысаларында гражданнар, эшмәкәрләр һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итү, мәктәпләрдә ачык дәрес үткәрү планлаштырылган. Кабул итү район Советы бинасында - башкарма комитет җитәкчесенең беренсе урынбасары бүлмәсендә оештырылачак.
Нет комментариев