Пенсиягә чыгарга ике ел кала стажны һәм документларны тикшерү түләүләрне билгеләгәндә тоткарлыклар ясамаска һәм хаталар җибәрмәскә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсендә мондый әзерлек алып бару пенсияләрнең күпчелеген билгеләнгән срогыннан ике мәртәбә тизрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

Эш өч юнәлеш буенча алып барыла. Беренчесе - индивидуаль шәхси счётны актуальләштерү: эш чорлары турында мәгълүматларның тулылыгы һәм дөреслеге тикшерелә. Икенчесе - "страховой булмаган" чорларны: армиядәге хезмәт, бала карау буенча ял, I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләү чорларын ачыклау. Өченчесе - зарарлы производстволарда яки Ерак Төньяк районнарында эшләгән гражданнар өчен вакытыннан алда пенсия алуга хокукны бәяләү.
Пенсия яшенә җитәргә 1-2 ел кала әзерлек эшләрен башлау хәерле. 2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 1967 елда туган (59 яшь) хатын-кызлар һәм 1962 елгы (64 яшь) ир-атлар чыга.
Республикада яшәүчеләр үзләренең пенсия хокуклары, иминият стажлары һәм пенсия тупланмалары турындагы мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси счет өземтәсенә заказ биреп ала алалар. Әлеге мәгълүматны шулай ук Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп тә алырга мөмкин.
– Пенсия билгеләү өчен алдан әзерлек алып бару - ул формальлек түгел, ә булачак пенсионерларга реаль ярдәм. Без документлардагы җитешсезлекләрне алдан күрәбез һәм , пенсиягә чыккан вакытка кеше тулы күләмдә һәм тоткарлыксыз түләү алсын өчен, аларны вакытында төзәтергә ярдәм итәбез, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Нет комментариев