Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шатлык бүләк итүчеләргә!

Район халкына бәйрәм һәм шатлык бүләк итүче Мәдәният хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу кешеләр - үзенчәлекле һөнәр ияләре, алар өчен календарьдә кызыл белән билгеләнгән һәр бәйрәм чарасы яңа сәхнә образлары, костюмнар һәм реквизитлар әзерләүгә бәйләнешле эш көне булып санала. Күп очракта аларның хезмәте сәхнә артында кала, ә...

Район халкына бәйрәм һәм шатлык бүләк итүче Мәдәният хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Бу кешеләр - үзенчәлекле һөнәр ияләре, алар өчен календарьдә кызыл белән билгеләнгән һәр бәйрәм чарасы яңа сәхнә образлары, костюмнар һәм реквизитлар әзерләүгә бәйләнешле эш көне булып санала. Күп очракта аларның хезмәте сәхнә артында кала, ә тамашачыга бары тик күтәренке кәеф һәм хис-кичерешләр генә күренә. Җиңү юбилее елында ветераннарга багышланган акцияләр, аларны өйләренә барып тәбрикләү, искиткеч концертлар, безнең ил тарихында әлеге датага багышланган авыл җирлекләренең иҗади хисаплары, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль-бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуы - ул сезнең тырыш хезмәтегез. Китапханәче, район Мәдәният йорты яки авыл клубы хезмәткәре, сәнгать мәктәбе укытучысы, музей хезмәткәре булсынмы ул - һәр бәйрәм чарасын әзерләүдә аларның һәрберсенең олы хезмәте аерым урын алып тора. Мәдәниятне үстерүгә генә түгел, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән хезмәтегез өчен дә сезгә зур рәхмәт. Безнең яшь талантлар - вокалчылар, уен коралларында уйнаучылар, рәссамнар һәм биючеләр республика, хәтта Россия сәхнәләрендә дә кыю чыгышлар ясап, зур җиңүләргә ирешәләр. Сезгә саекмас иҗади энергия, гаилә иминлеге һәм зур уңышлар телибез. Кешеләргә шатлык өләшегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев