Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нәтиҗәләр ясалды

Һәр язылу кампаниясендә "ТАТМЕДИА" АҖ бәйге оештыра һәм үзенең язылучыларына призлар бүләк итә. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" басмаларына язылу нәтиҗәләре буенча иң актив язылучылар арасында чираттагы отыш 2018 елның 9 февралендә узды. Бу бәйгедә катнашу өчен "ТАТМЕДИА" АҖнең ким дигәндә 3 басмасына язылып, язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәрергә кирәк иде....

Һәр язылу кампаниясендә "ТАТМЕДИА" АҖ бәйге оештыра һәм үзенең язылучыларына призлар бүләк итә.
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" басмаларына язылу нәтиҗәләре буенча иң актив язылучылар арасында чираттагы отыш 2018 елның 9 февралендә узды. Бу бәйгедә катнашу өчен "ТАТМЕДИА" АҖнең ким дигәндә 3 басмасына язылып, язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәрергә кирәк иде.
Төп приз - SAMSUNG LED-32 телевизорын Мамадышта яшәүче ханым отты. Тагын өч язылучы фотоаппарат, 15 язылучы - җылы одеяллар оттылар. Моннан тыш, Татарстанның һәр районыннан иң зур суммага гәзит-журналлар рәсмиләштергән бер әбүнәчене, призлар уйнату нәтиҗәләреннән тыш, кызыксындыру призы белән бүләкләделәр. Кызыксындыру призын 4 мең суммага подписка рәсмиләштергән безнең гәзит укучыбыз - Аксубайның 2 нче мәктәбенең тарих укытучысы Геннадий Валерьевич Горбунов алды. Район гәзите редакциясе якын арада "ТАТМЕДИА" АҖдән бүләк һәм редакциядән истәлекле бүләк тапшырачак.
Реклама 16+
Акция срогы: 2017 елның 20 октябреннән 2018 елның 20 мартына кадәр. Акция, призлар саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүматларны tatmedia.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев