Хәзер алмаштырырга
Яңалыклар

Хәзер алмаштырырга

Яңа Федераль канун үз көченә керү белән контроль-касса техникаларының кулланылыш тәртибе дә үзгәрә. Яңалык фискаль карта операторлары аша контроль-касса техникасыннан мәгълүматларны салым органнарына тапшыруны күздә тота. 2017 елның 1 июленнән яңа касса техникасын кулланылышка кертү бурычы гамәлгә керә. Шуның өстенә иске үрнәктәге техниканы теркәп һәм кабат теркәп булмаячак. "Шуның өчен,...

Яңа Федераль канун үз көченә керү белән контроль-касса техникаларының кулланылыш тәртибе дә үзгәрә.

Яңалык фискаль карта операторлары аша контроль-касса техникасыннан мәгълүматларны салым органнарына тапшыруны күздә тота. 2017 елның 1 июленнән яңа касса техникасын кулланылышка кертү бурычы гамәлгә керә. Шуның өстенә иске үрнәктәге техниканы теркәп һәм кабат теркәп булмаячак. "Шуның өчен, әгәр дә сезнең оешмада куллану срогы сентябрь-декабрь айларында чыккан касса техникасы теркәлгән икән, чыгымнарны киметү өчен хәзердән үк иске үрнәктәге аппартны исәптән төшерергә һәм яңа ККТ сатып алырга яисә программаны модернизацияләргә кирәк, - дип аңлатты Ландыш Сорурова. - Әмма салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәр алдыннан бер атна алдан сездә яңа ККТ яки модернизацияләнгән комплект булырга тиеш".

Яңа контроль-касса техникасын фискаль мәгълүматлар операторы белән килешү төзегәннән соң ФНСның www.nalog.ru сайтында теркәргә.


Нет комментариев