Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәхет алып килгән кило

Ерепкино авылында зур билгеләнешкә ия шатлыклы вакыйга булды - юл ачылды. Сазлык вакытында авылга керерлек түгел иде һәм машиналарны изге чишмәгә бара торган зур юлда калдырырга туры килде. Юл ачу тантанасына бөтен авыл халкы һәм район җитәкчелеге килде. - Сезнең авылда соңгы елларда күп үзгәрешләр булды - монда баштан башлангыч...

Ерепкино авылында зур билгеләнешкә ия шатлыклы вакыйга булды - юл ачылды.

Сазлык вакытында авылга керерлек түгел иде һәм машиналарны изге чишмәгә бара торган зур юлда калдырырга туры килде. Юл ачу тантанасына бөтен авыл халкы һәм район җитәкчелеге килде.
- Сезнең авылда соңгы елларда күп үзгәрешләр булды - монда баштан башлангыч мәктәп, аннары ФАП төзелде. Сезнең халык игелекле, кече ватаны өчен кайгырып тора, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Ерепкино авылында бүген 120 кеше яши, шуларның 31е - 18 яшькәчә, 15е - укучылар, үткән елда 7 бала дөньяга килгән. Йортлар да ныклы, һәм күбесе - яңа төзелгән.
Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов район җитәкчелегенә һәм "Татавтодор" АҖ филиалы җитәкчесе Фәнис Сафинга һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде. Бәхет километры - шулай дип атадылар Ерепкино авылы кешеләре вак ташлы-комлы юлны. Геодезист Сергей Камбулов, оста Чыңгыз Сөләйманов, бульдозер машинисты Леонид Артамонов, автогрейдер белән идарә итүчеләр Валерий Жарков һәм Илфат Миңнеханов, тигезләүче белән идарә итүче Павел Писарев юлны яздан ук сала башлаганнар иде. Авыл халкы аларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерде.
Ә районның төп юлчысы җавап итеп юлга сакчыл карауларын сорады.
Ерепкино авылына юл кичә үк кирәк иде - чөнки укучылар үткән елдан автобус белән Яңа Тимошкино мәктәбенә укырга баралар. Шуңа күрә тантаналы сүзләрдән һәм тасманы кискәннән соң авыл халкы район башлыгына тагын бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте - олы юлдан изге чишмәгә кадәр илткән юлны бераз төзекләндерергә. Бу мәсьәлә дә урында ук чишелеш тапты. Камил Гилманов авыл халкыннан башка мәсьәләләр турында да сорады. Ерепкинолыларга клуб кирәк - авыл мәктәбе белән бер түбә астында ачу мөмкинлеге каралды. Ә район башлыгы авыл халкын очрашуларда гына түгел, авыл халкы өчен төрле программаларда да актив булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев