Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без- Россия гражданнары» Республика иҗат бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгедә катнашуга 7 яшьтән алып 30 яшькәчә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм гражданнар (инвалидлыкның барлык категорияләре) чакырыла. Бәйге өч номинация «Күңел һәм шигырь белән сайлап алабыз»-әдәби, «Сайлауларны рәсемгә төшәрәбез»-сәнгать, «Мин- булачак сайлаучы»...
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без- Россия гражданнары» Республика иҗат бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бәйгедә катнашуга 7 яшьтән алып 30 яшькәчә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм гражданнар (инвалидлыкның барлык категорияләре) чакырыла.
Бәйге өч номинация «Күңел һәм шигырь белән сайлап алабыз»-әдәби, «Сайлауларны рәсемгә төшәрәбез»-сәнгать, «Мин- булачак сайлаучы» декоратив-кулланма сәнгать бәйгеләре буенча үткәрелә. Бәйгенең темалары-«Минем тавыш-минем Ватаным тавышы», «Ватаным тарихындагы сайлаулар, минем гаиләм тарихы», «Мин- Россия гражданины», «Минем Татарстан», «Киләчәкне сайлыйм». Бәйгедә катнашу өчен эшләрне үзәк китапханәгә тапшырырга кирәк. Иң яхшы эшләр Казанга җибәреләчәк.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны Аксубай үзәк китапханәсендә алырга мөмкин.
Нет комментариев