Аксубай районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды
Яңалыклар

Аксубай районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды

Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды.

Мөхтәсибәт җыенында район башлыгы Алмаз Мингулов, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казан шәһәренең Әл-Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы мөхтәсибе, Көньяк төбәге казые Мөхәммәд хәзрәт Киямов, ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин, мәхәллә мәчетләре имамнары катнашты.

фото Резимя Мардеева

Көн тәртибендә эшләр планы нигезендә дини эшчәнлек буенча төрле мөһим мәсьәләләр каралды һәм алар буенча фикер алышынды.

Район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов мөхтәсибәттә башкарылган эшләр хакында кыскача бәян итте. Алда торган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Шулай ук хәзерге вакытта мәчет каршында алып барылган яңа бина төзелеше мәсьәләсенә дә кагылды.

Район җитәкчесе Алмаз Мингулов үз чыгышында 2026 елда төзелеш, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә башкарылган эшләр белән таныштырды, ирешкән уңышлар һәм район тормышына бәйле башка мәсьәләләр хакында бәян итте.Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә, яшьләргә тәрбия бирүгә, тулаем халык белән эшләүгә бәйле уртак эшне билгеләп үтте.

Равил хәзрәт Зөфәров район мөхтәсибәте эшенә бәя бирде. Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш керткән дин әһелләренә авыр һәм мактаулы хезмәтләре өчен олы рәхмәт белдерде, бердәмлеккә чакырды. Шулай ук район җитәкчелеге белән үзара хезмәттәшлеккә югары бәя бирде.

Чара барышында мөхтәрәм дин әһелләре дин мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Яшьләр белән эшләү мәсьәләсен күтәрделәр.

Имамнар җыелышы изге Коръән аятьләрен уку, күмәк намаз белән тәмамланды.


Нет комментариев