Аксубай районында машина йөртүчеләрне аеклыкка тикшерәләр
Яңалыклар

Аксубай районында машина йөртүчеләрне аеклыкка тикшерәләр

16-29 октябрь көннәрендә Татарстан территориясендә «Исерек шофер» профилактик чарасы уза.

Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә транспорт белән идарә итү очракларын ачыклау һәм туктату өчен автомобильчеләргә массакүләм тикшерүләр уздыра.

фото из архива редакции

Исерек килеш руль артына утыру юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркынычы булып кала. Алкоголь һәм наркотик матдәләр тәэсирендә машина йөртүче юл вәзгыятен объектив бәяләү, үзгәрешләргә вакытында җавап бирү һәм хәрәкәт тизлеген һәм дистанцияне дөрес сайлау сәләтен югалта.

Мондый сәфәрләр автомобильченең үзе, аның пассажирлары, җәяүлеләр һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Профилактика чарасын үткәрү чорында юл-патруль хезмәте экипажлары машина йөртүчеләрне күпләп тикшерәчәк. Төп максат – исерек автомобильчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау.

Исерек килеш руль артына утырган өчен нинди җәза яный?

Исерек килеш автомобиль йөрткән өчен, шулай ук медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 45 мең сум күләмендә штраф һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү каралган.

Исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән яки медицина таныклыгыннан кабат баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Җәза өч елга кадәр иректән мәхрүм ителүгә җитәргә мөмкин. Моннан тыш, суд карары буенча автомобиль конфискацияләнергә мөмкин.

Исерек машина йөртүче турында ничек хәбәр итәргә?

Дәүләт автоинспекциясе Татарстан халкын руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмаска чакыра.

Әгәр дә сез исереклек билгеләре булган кешенең руль артына утырырга җыенганын яки инде машина белән идарә иткәнен күрсәгез, бу хакта кичекмәстән полициягә тәбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез:

  • 112 – ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры;
  • 02 – полиция;
  • 8 (843) 533-38-88 – Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе телефоны.

Исегездә тотыгыз: исерек машина йөртүче турында вакытында хәбәр итү аварияне булдырмый калырга һәм кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин.


Нет комментариев