Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Сөнчәле авыл китапханәсендә тематик ел әдәби сәгать белән ачылды

Сөнчәле авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды.

Китапханәче Людмила Егорова «Туган тел, син ничек матур» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул чарага Сөнчәле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын чакырды. Алар өчен «Туган тел безнең һәркайсыбызга кадерле!» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Китапханәче кунаклар белән әңгәмә үткәрде. Ул яшь китап укучыларга туган телне ничек яратырга һәм белергә кирәклеге турында сөйләде. Туган телгә һәм әдәбиятка кызыксынуны китаплар уята. Мавыктыргыч әсәрләрне укыгач, аларның геройлары гамәлләре аша нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең начар икәнен беләсең, катлаулы хәлләрдән чыгуның дөрес юлын сайларга өйрәнәсең.

Китапханәче укучылар белән бәйгеләр, викторина үткәрде. Балалар чуаш авторларының шигырьләрен укыдылар. Бу көнне укучылар туган тел һәм халыкның гореф-гадәтләре турында бик күп яңалыклар белделәр.

 

Фото: Сөнчәле авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев