Иске Үзи авыл җирлегендә чуаш мәдәнияте атналыгы бара
Аксубай районы авыл җирлекләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар уза.
Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әлеге чараларны үткәрүгә җаваплы карыйлар. Клубка килгән кунаклар өчен алар борынгы чуаш җиһазлары күргәзмәсе әзерләгәннәр. Чуаш халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турындагы тарих бик кызыклы булды.
Күргәзмә өчен экспонатлар барлык халыкның уртак тырышлыгы белән җыелган.
Фото: Иске Үзи авыл мәдәният йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев