Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай укучылары туган телдә шигырьләр сөйләделәр

Емелькино урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Тăван чĕлхе – чăваш чĕлхи» дип аталган шигырь укучылар бәйгесе узды.

Әдәби сәгать Емелькино авыл китапханәчесе Ирина Тимофееваның «Пуканеҫӗм Пукане» дип исемләнгән күргәзмәсе белән танышудан башланды. Балалар анда районда яшәүче төрле милләтләрнең костюмнарына киендерелгән курчакларны кызыксынып карадылар.

Бәйгедә барлык сыйныфлардан шигърият сөючеләр катнашты. Алар чуаш әдәбияты классикларының һәм заманча авторларның шигырьләрен укыдылар. Укучылар тыңлаучыларга шигъри юлларны дулкынлану хисләре аша җиткерделәр.

Әдәби бәйге нәтиҗәләре буенча 1-4 сыйныф укучылары арасында – Иван Степанов, 5-7 сыйныф укучылары арасында – Вадим Антонов һәм Оксана Шурыгина, 8-10 сыйныф укучылары арасында Татьяна Герасимова җиңүчеләр булдылар.

Фото: Емелькино авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев