Аксубай укучылары чуаш мәдәниятенең чишмә башына якынлаштылар
Яңа Тимошкино авыл китапханәсендә «Чуаш мәдәниятенең чишмә башы» дип исемләнгән фольклор сәгате җанлы узды.
Китапханәче Валентина Мадюкова чарада катаншуга Яңа Тимошкино укучыларын чакырды. Балалар «Эпле пуян чаваш челхи» («Чуаш теле бик бай») дигән китаплар күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар.
Шулай ук, тарихи почмакта булып, үзләре өчен бик күп яңалыклар ачтылар: крестьяннарның көнкүреш кирәк-яракларын, борынгы чуашларның коралларын, күмер белән эшли торган үтүкне, элек аның ярдәмендә киемнәрне тиешле кыяфәткә китергәннәр, йон эрләү, май язу җайланмаларын һәм ата-бабаларыбыздан сакланып калган башка әйберләрне үз куллары белән тотып карадылар.
Китапханәче шулай ук чуаш милли киемнәрен тәкъдим итте, балаларның игътибарын милли чигүләргә юнәлтте, аларның әһәмияте турында сөйләде. Фольклор сәгате ахырында балалар чуаш шагыйләренең шигырьләрен укыдылар, шулай ук мәкальләр һәм әйтемнәрне белүдә ярыштылар.
Фото: Яңа Тимошкино авыл китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев