Аксубай укучылары бергәләп әкият укыдылар
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу кысаларында Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсендә «Пӗрле вулар-ха» – «Бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән инсталляция күргәзмәсе булдырылган.
Күргәзмәдә чуаш телендә төрле жанрдагы әдәбият, шулай ук чуаш, рус, татар милли костюмнарда курчаклар тәкъдим ителгән. Курчаклар өчен киемнәрне китапханәнең даими укучысы Ольга Тиманова теккән. Тематик күргәзмәне ачу көнендә китапханәче Ирина Тимофеева түбән сыйныф укучылары белән «Бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән кызыклы акция үткәрде. Балалар «Пукане» чуаш халык әкиятен кычкырып укуда кызыксынып катнаштылар.
Фото: Яңа Чуаш Адәмсуы киттапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев