Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай районы авыл клубында тарих почмагы булдырылган

Яңа Чуаш Адәмсуы авыл клубында «Чуаш өе – үз тамырларыңны истә тотып яшә» дигән музей-күргәзмә экспозициясе ачылды.

Күргәзмә – авыл, крестьяннарның мәдәниятен һәм көнкүрешен үзенә туплаган борынгы почмак. Авыл өендә безнең ата-бабаларыбызны әйләндереп алган, аерым эшләрне башкаруда, кечкенә балаларны тәрбияләүдә ярдәм иткән борынгы әйберләр аша узган гасырларның чуаш гаиләләре тормышы күрсәтелгән. Монда хуҗабикәләр кием тегү өчен тукыма тукый торган станокны да, май язу җайланмасын да, бау ишү өчен кулланылган боргычны да һәм гасырлар аша безнең көннәргә кадәр сакланып калган башка бик күп әйберләрне үз кулларың белән тотып карарга мөмкин.

Авыл клубы базасында мәдәният хезмәткәрләренең гамәли семинары узды. Хезмәттәшләр күргәзмә оештыру буенча авыл клубы методисты Ирина Артемьева эшчәнлегенә һәм клуб формированиеләре катнашучыларының бердәм эшенә югары бәя бирделәр.Фото: Яңа Чуаш Адәмсуы авыл клубы архивыннан.

 

Фото: Яңа Чуаш Адәмсуы авыл клубы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев