Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Булачак уңыш өчен

Һава шартлары начар булуга карамастан, район кырларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашламалар кертү бара.

Бу – булачак уңыш өчен  мөһим агрочара. “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалында күпьеллык үләннәр – 2600, көзге  культуралар 1600 гектар мәйдан били. Бу мәйданнарның өчтән бер өлешенә ашламалар кертелгән инде.
Бу көннәрдә механикалашкан бригада “Баланда“ бүлеге кырларында хезмәт куя. Ашлама ташуда – механизаторлар Инсаф Сөләйманов, Эльвир Нуретдинов, аларны төяүдә Рәмис Хөснетдинов, Павел Сидоров мәшгуль. “Томан“ тараткычы белән Камил Габделнуров идарә итә.
– Бүгенге шартларда югары темплар турында сөйләп булмый, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Җир юеш, кайбер участокларга керерлек түгел. Әмма, шулай да, эшләр бара. Игенчеләр – үз эшләренең осталары, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып бердәм эшлиләр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев