Аксубай тыл хезмәтчәне туган җиренә тугры
Иске Кармәт авылында яшәүче Иван Михайлович Муртазин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Күркәм дата белән тантана сәбәпчесен туганнары, якыннары һәм җирле хакимият вәкилләре – авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җылы тәбрикләделәр.
Ул 1932 елда туган, бала чагы дәһшәтле сугыш чорына туры килгән, ачлык-ялангачлыкны кичергән. Ун яшеннән авыр хезмәтнең ни икәнен үз иңендә татыган. Бер телем икмәк өчен, көндез генә түгел, төнге сменаларда да эшләргә туры килгән.
– Без малайлар белән шултиклем хәлсез булганбыз инде, атны көч-хәл белән җигә идек. Мин, яшүсмергә, җитди эшне – Чистайга ашлык ташуны ышандырдылар, – дип хәтерен яңартты ветеран. – Эшче куллар җитмәгәнгә көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйдык.
Егерме яшь тулгач, армиягә алалар. Ватан алдындагы хәрби бурычын Одессада Кара диңгез флотында дүрт ел хезмәт итеп үти. 1956 елда демобилизацияләнә. Бер елдан Лаеш авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбенә укырга керә. Укыган вакытта үзен тырыш, тәртипле укучы итеп күрсәтә.
– Алты ай уку бик тиз узды. Мин таза егет идем, милли көрәш белән шөгыльләндем. Лаеш Сабан туенда беренче урынны алганымны хәтерлим әле. Хөкемдарлар исә, Казан көрәшчесенең җиңүен теләделәр. Ә нәтиҗәдә, һәр бил алышуда мин җиңеп чыктым, – дип уртаклашты Иван Михайлович. – Районда да бәйрәмнәрдә татарча көрәш буенча мин беренче була идем. Бүген Казанда танылган хирург, профессор Иске Ибрайдан Якуб Ибраһимов белән көрәш келәменә бер генә тапкыр чыкмадым.
Укуны тәмамлагач, комбайнчы Николай Трофимовның ярдәмчесе булып эшли. Җиң сызганып хезмәт куя, тәҗрибәле хезмәтчәннәрдән үрнәк алырга тырыша. Соңрак Сталинец-6 комбайнын, СК-4 үзйөрешле комбайнын егәрли. Комсомолчы Иван Муртазин тракторчы Анатолий Белов белән лафет ургычы агрегатында бер сезонда 400 гектар бөртеклеләрне җыеп алу бурычын максат итеп куя. Көндезге эш нормасын 160-170 процентка арттырып үти.
Хезмәт эшчәнлеген туган совхозында алып бара, чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша, Казахстан һәм Красноярскига урып-җыю эшләрендә ярдәм итәргә бара. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, кышкы чорда ЛМУ аша терлекчелектә механик булып эшли. 2002 елда лаеклы ялга чыккан.
Алтмышынчы елларда Иван Михайлович Яңа Ильдеряк кызы Галина Ермолаевна белән таныша. Вакытлар узу белән яшьләр арасында җылы хисләр кабына – Муртазиннар гаиләсе барлыкка килә. Бәхетле гаиләдә алты бала тәрбияләнеп үсә. Кече яшьтән балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерәләр, үзләре мәхрүм булган бөтен нәрсәне бирергә тырышалар.
Тормыш иптәше комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Ул эш вакытында еш кына иренә җырлар, такмаклар җырлый. Кызганычка каршы, аңа онык-оныкчыкларының барысын да күрү, юбилей даталарын ире белән бергә билгеләп үтү насыйп булмаган.
«Минем Ванюшам – комбайнчы. Ә мин аның штурвалчысы. Без бергәләп эшлибез», – дигән шаян такмак юлларын Иван Михайлович бүген дә хәтерли. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәч, бөтен эшне үзе башкара, ипи дә сала, сыер да асрый. Авылда ялгыз ир-атның бар да шулай яхшы килеп чыгуына гаҗәпләнәләр. Ипие дә уңа, өстәлдә каймагы, мае да һәрвакыт әзер. Күршеләре Иван Михайловичның пычаклар, чиләкләр, кәстрүлләр ясавына да гаҗәпләнәләр. Бу турыдагы хәбәр бөтен районга тарала, бу әйберләр артыннан аңа тирә-як авыллардан да килгәннәр. Иске Кармәттә зыялы һәм тыйнак, әмма бик тә ачык күңелле ир-атка һәрчак үз итеп – Иван питте, дип эндәшәләр. Олыгайган көндә ул яңа гаилә бәхете тапкан – Раиса Сулейманкина белән яши. Аларның уналты оныклары һәм унҗиде оныкчыклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев