Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Якты җиңү

Аксубай спортчылары Чулпанда уздырылган билбау көрәше буенча турнирда шаккатыргыч уен күрсәттеләр. Ярышларда барлыгы 80 кеше катнашты. Алар 15 төрле авырлык категориясендә көч сынашты. Турнир Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин идарәлегендә үтте. 7 аксубайлы финалга чыкты. Ольга Шугаева, Адель Садыйков, Түбән Татар Майнасы авылыннан абыйлы- энеле...

Аксубай спортчылары Чулпанда уздырылган билбау көрәше буенча турнирда шаккатыргыч уен күрсәттеләр.

Ярышларда барлыгы 80 кеше катнашты. Алар 15 төрле авырлык категориясендә көч сынашты. Турнир Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин идарәлегендә үтте.

7 аксубайлы финалга чыкты. Ольга Шугаева, Адель Садыйков, Түбән Татар Майнасы авылыннан абыйлы- энеле Илдус һәм Илнар Камаловлар беренче урыннарны яуладылар. Дмитрий Куклин, Данил Галиуллин һәм Түбән Татар Майнасы авылыннан Ильяс Хәбибрахманов икенче урында.

Турнир азагында Ольга Шугаевага 60 килограммнан югарырак авырлыктагы көрәшче кыз белән суперфиналда көч алышырга тәкъдим иттеләр. Яр Чаллы шәһәреннән килгән көрәшче кыз 95 килограмм авырлыкта иде, Ольгадан ике тапкырга авыррак үлчәмдә (ул 55 кг. авырлыкта чемпион).

Бу суперфинал турнирның иң кызыклы өлеше булды. Ольга үҗәтлеген, көчен һәм җитезлеген күрсәтеп, әлеге көрәштә җиңү яулады. Тамашачылар торып басып кул чаптылар. Аксубайның көрәш мәктәбенә билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев