Яхшы уйнадылар
Түбән Кама шәһәрендә ТР гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында "Мәктәпкә мини-футбол" Гомумроссия проекты кысаларында әлеге спорт төре буенча ярышларның зональ этабы үтте. Безнең районны Аксубай лицее футбол сөючеләре тәкъдим итте һәм аларның чыгышы уңышлы булды. Кызлар командасы, Алексеевск районыннан килгән футбол дружинасын 4:0, Спас районыннан килгән көндәшләрен 2:1 исәбе...
Түбән Кама шәһәрендә ТР гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында "Мәктәпкә мини-футбол" Гомумроссия проекты кысаларында әлеге спорт төре буенча ярышларның зональ этабы үтте.
Безнең районны Аксубай лицее футбол сөючеләре тәкъдим итте һәм аларның чыгышы уңышлы булды. Кызлар командасы, Алексеевск районыннан килгән футбол дружинасын 4:0, Спас районыннан килгән көндәшләрен 2:1 исәбе белән җиңеп һәм мәйдан хуҗалары белән 1:1 исәбе белән уйнап, ярыш җиңүчесе булды. Составында Галина Мулеева (капкачы), Ангелина Егорова, Елена Горбунова, Ангелина Яругина, Дарья Леонтьева, Алина Яругина, Эльза Пикмеева, Ксения Краснова (капитан) булган команда җиңүгә омтылып, тренерлары Валерий Павлов һәм физкультура укытучылары Сәяр Кәлимуллин белән Евгений Башкиров өйрәткән барлык осталык һәм күнекмәләрне эшкә җикте.
Бу мәктәпнең малайлар командасы да лаеклы уйнады. Үз төркемендә алар өченче призер булдылар. Ярыш лидерлары бүген финал уеннарына әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев