Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Темпо турнир

Вилдан Хәмитов һәм Елена Прокопьева шахмат һәм шашка буенча VIII республика темпо турниры җиңүчеләре булдылар. Темпо турнирның зональ этабы Яшьләр үзәгендә үтте. Оештыручылар - пенсионерлар союзы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге. Турнирда күрше районнардан килүче көчле уенчылар да катнашты. Шашка буенча Вилдан Хәмитов беренче урынны яулады, Елена Прокопьева өченче...

Вилдан Хәмитов һәм Елена Прокопьева шахмат һәм шашка буенча VIII республика темпо турниры җиңүчеләре булдылар.
Темпо турнирның зональ этабы Яшьләр үзәгендә үтте. Оештыручылар - пенсионерлар союзы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге. Турнирда күрше районнардан килүче көчле уенчылар да катнашты. Шашка буенча Вилдан Хәмитов беренче урынны яулады, Елена Прокопьева өченче булды. Команда зачетында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Нурлат районы - беренче, Чирмешән - икенче һәм Әлки өченче. Безнең район өчен Геннадий Горбунов һәм Галина Бобкова да яхшы чыгыш ясадылар. Аларның уңышлары алда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев