Аксубайлы Сергей Овчинников самбо буенча ТР Рәисе кубогына «Гран-При» халыкара ярышларында җиңүче булды.
Казанда самбо һәм сугышчан самбо буенча «Татарстан Республикасы Рәисе кубогы»на «Гран-При» Халыкара ярышларының чираттагы этабы узды. Турнир Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Таҗикстан, Монголия һәм Россиядән 150дән артык иң көчле көрәшче җыйды. Татарстан спортчылары арасында Аксубай спорт мәктәбен тәмамлаган Сергей Овчинников чыгыш ясады. Егет ышанычлы көрәшкән, җиңүгә ихтыяр көчен күрсәткән һәм зур нәтиҗәгә ирешкән. 58 килограмм авырлыкта ул җиңүче булды. Бу көнне республикадан өч спортчы, якташыбызны да кертеп, алтын медальгә лаек булды.
3 нче Аксубай һәм спорт мәктәпләрендә Сергейны максатчан һәм нәтиҗәләрне яхшырту өстендә эшләүче кеше буларак хәтерлиләр. Үзенең спорт сыйфатлары белән ул районда яшь спорт сөючеләр өчен үрнәк булып тора. Ул үз алдына бурычлар куя һәм аларны үти. Соңгы этапта алтын медальгә лаек булып, ул Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә узачак самбо буенча халыкара Гран-при финалында катнашуга юллама алды. Аксубай көрәшчесенә уңышлар телибез.
Нет комментариев