Районда спорт хәрәкәте ветераннары истәлегенә ярышлар оештыру кебек күркәм йола яшәп килә. Бу, барыннан да элек - спортчыларны ихтирам һәм хөрмәт белән искә алу. Моңа охшаш көч сынашулар катнашучыларны бергә туплый, спорт очрашуларына үзенчәлек бирә. Аксубайга атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә оештырылган шахмат буенча XII ачык чемпионатка өч...
Районда спорт хәрәкәте ветераннары истәлегенә ярышлар оештыру кебек күркәм йола яшәп килә.
Бу, барыннан да элек - спортчыларны ихтирам һәм хөрмәт белән искә алу. Моңа охшаш көч сынашулар катнашучыларны бергә туплый, спорт очрашуларына үзенчәлек бирә. Аксубайга атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә оештырылган шахмат буенча XII ачык чемпионатка өч районнан интеллектуаль спорт төрен яратучылар җыелды. Катнашучылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде: мәктәп укучыларыннан алып өлкәннәргә кадәр. Катнашучыларның теләге белән алар 2 төркемгә бүленделәр, һәр төркемнән өчәр призер финалга чыкты. Сайлап алу туры киеренке үтте. Хәтта кечкенә генә "эләгешеп китү" очраклары да булды. Мисалга, Нурлаттан көчле шахматчы Григорий Ермолаев Аксубайның 2 нче мәктәбендә белем алучы Геннадий Горбунов тәрбияләгән Максим Борисов белән уенда ярты очкосын югалтты.
Шулай итеп, шахмат өстәле артында барган кискен уеннарда, Нурлаттан - өч, Чистайдан - ике шахматчы һәм Аксубайдан Адель Купцов финалда җиңүчеләр булдылар.
Валерий Горбунов районда шахмат-шашка спортын үстерүдә зур тырышлык куйган кеше. Ул күпсанлы турнирларда актив катнашты, шулай ук хөкемдарлар комиссиясе составында да булды.
Финалда җибәрелгән хата бәясе күп тапкырга үсте. Шуңа күрә дә дәгъвачылар бөтен осталыкларын, тапкырлыкларын куеп уйнарга тырыштылар. Нәтиҗәдә берьюлы өч финалчы бер үк төрле балл туплады. Бергер коэффициенты аларны түбәндәгечә урнаштырды: 1 урында - Адель Купцов, 2 һәм 3 нче урыннарда Чистайдан Рамил Ханов һәм Илнур Шәмсетдинов. Адель Купцов 4 тапкыр Аксубай чемпионы исемен яулады (моңа кадәр - 2005, аннан соң 2012 һәм 2013 елларда алган иде). Призерларны бүләкләү җылы, сөенечле мохиттә үтте. Ярышларны оештыручы - Валерий Горбуновның улы Геннадий Валерьевич турнирда катнашканнары өчен шахматчыларга рәхмәт әйтте, медальләр, акчалата призлар, ә җиңүчегә исә әтисе истәлеге итеп Кубок тапшырды. Аның шулай ук турнирны оештырганы өчен ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтовка да рәхмәте чиксез.
Җиңүчегә сүз бирелә:
- 2002 елның 7 декабрендә, бөтенләй яшь, шахмат уйный гына башлаган мәлдә, Аксубай чемпионатында 14 урынны алганымны яхшы хәтерлим. Күңелем бик төште. Ул чакта яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә эшләгән Валерий Горбунов, уңышсызлыкка ирешүемә карамастан, мине хуплады, иң яшь катнашучы буларак, махсус приз тапшырды. Шуннан соң мин күп санлы турнирларда күп тапкыр җиңүләргә ирештем.
Нет комментариев