Шул көннәрдә 1999 елда туган һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Аксубай районы беренчелеге үтте. Биш мәктәптән барлыгы 7 команда көч сынашты: Савгач, Аксубайның 3 нче, Иске Кармәт башлангыч мәктәпләреннән һәм Иске Ильдеряк белән Аксубайның 2 нче мәктәбеннән икешәр команда. 2 нче Аксубай мәктәбенең беренче командасы, тиешле 17...
Шул көннәрдә 1999 елда туган һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Аксубай районы беренчелеге үтте.
Биш мәктәптән барлыгы 7 команда көч сынашты: Савгач, Аксубайның 3 нче, Иске Кармәт башлангыч мәктәпләреннән һәм Иске Ильдеряк белән Аксубайның 2 нче мәктәбеннән икешәр команда. 2 нче Аксубай мәктәбенең беренче командасы, тиешле 17 очкодан 16ны җыеп, ышанычлы җиңүгә иреште, 9,5 очко туплаган әлеге мәктәпнең 2 нче командасы - икенче (тренер - Геннадий Горбунов), Иске Ильдеряк мәктәбе (тренер - Алексей Маклаков) өченче урында.
Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә билгеләнде: кызлар арасында Юлия Муртазина (2 нче мәктәптән) призер булды (4 нче тапкыр). Икенче урында Савгач мәктәбеннән Кристина Васильева, өченчедә - Анна Пикалова (Иске Ильдеряк мәктәбеннән). Егетләр арасында 2 нче мәктәп укучысы Никита Убейкин - беренче, шул ук мәктәптән Игорь Белов - икенче, Савгач мәктәбеннән Михаил Симухин өченче урыннарда.
Нет комментариев