Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Призлы урыннар алдылар

Әлки районының Базарлы Матак авылында 2003-2005 елда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге узды. Ярышларда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 200 укучы катнашты. Тренер Александр Скворцовта тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз авырлык категориясендә Ольга Шугаева җиңүче булды. Станислав Гаврилов - икенче призер. Ике көрәшче дә Аксубайның...

Әлки районының Базарлы Матак авылында 2003-2005 елда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге узды.

Ярышларда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 200 укучы катнашты. Тренер Александр Скворцовта тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз авырлык категориясендә Ольга Шугаева җиңүче булды. Станислав Гаврилов - икенче призер. Ике көрәшче дә Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алалар. Үз категорияләрендә Адель Садыйков (3 нче мәктәп), Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы мәктәбе), Юрий Афанасьев (Емелькино мәктәбе) һәм Рәис Мостафин (Иске Ибрай мәктәбе) бронза призерлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев