Остазга багышланды
Титуллы шахматчыларыбызның берсе булган - Юрий Сухалов истәлегенә шахмат турниры үтте. Аксубайда шахмат клубына нигез салучы истәлегенә турнир 2004 елдан башлап үткәрелеп килә. Бу юлы да остазларын хөрмәтләп искә алу өчен әлеге интеллектуаль спорт төрен ихлас яратучылар җыелды. Юрий Сухалов туксанынчы елларда Аксубай һөнәри лицее (элеккеге исеме) базасында шахмат клубы...
Титуллы шахматчыларыбызның берсе булган - Юрий Сухалов истәлегенә шахмат турниры үтте.
Аксубайда шахмат клубына нигез салучы истәлегенә турнир 2004 елдан башлап үткәрелеп килә. Бу юлы да остазларын хөрмәтләп искә алу өчен әлеге интеллектуаль спорт төрен ихлас яратучылар җыелды.
Юрий Сухалов туксанынчы елларда Аксубай һөнәри лицее (элеккеге исеме) базасында шахмат клубы ачты. Анда атнасына 5 тапкыр 3-4 сәгать буена дәресләр үткәрде. Үзе 9 тапкыр Аксубай чемпионы һәм 6 тапкыр Аксубай районы чемпионы булды, язышу төрендә үткән Свердловск өлкәсе беренчелегендә спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде. 2000 елда Татарстан-Европа матчында катнашты, анда ФИДЕ версиясе буенча дөнья чемпионына каршы уйнады.
Матчлар олимпиада системасы буенча үтте, финалда Илнар Гафиятов якты җиңү яулады.
Катнашучылар билгеләп үткәнчә, осталык дәрәҗәсендә үткән матчларда Илнар үзенең көчле булуын дәлилләде. Шунысы игътибарга лаек, кыска вакыт аралыгында ул шахмат уенын үзләштерүдә шәп нәтиҗә күрсәтте.
Икенче урында - Руслан Кузюров. Ул да шулай ук Юрий Сухаловтан дәресләр алган шәкерт. Алты тапкыр Кубок иясе булган Михаил Водышев ярышларның өченче призеры итеп танылды.
Юрий Сухаловның эшен дәвам итүчеләр бар. Болар Геннадий Горбунов, Тимур Мәгыйзов, Адель Купцов, Илдар Хәйруллин һ.б. Шахмат белән яшьләр торган саен күбрәк кызыксыналар, төрле турнирларда һәм очрашуларда көчләрен сынап карарга тырышалар. Клуб кубогына уздырылган турнирны ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев