Михаил Водышев – кабат чемпион
Спорт

Михаил Водышев – кабат чемпион

Чирек гасыр агымында Аксубайда ел саен шахмат буенча район чемпионаты уздырыла. Әлеге традициягә 1968 елда нигез салына. Иң көчле спортчыны ачыклау максаты белән җирле шахматчылар бер түгәрәктә җыела. Һәм алга таба бу ярышлар ел саен кабатлана. Бәхеткә, 49 тапкыр уздырылган район чемпионаты нәтиҗәләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Аның белән шахмат...

Чирек гасыр агымында Аксубайда ел саен шахмат буенча район чемпионаты уздырыла.

Әлеге традициягә 1968 елда нигез салына. Иң көчле спортчыны ачыклау максаты белән җирле шахматчылар бер түгәрәктә җыела. Һәм алга таба бу ярышлар ел саен кабатлана. Бәхеткә, 49 тапкыр уздырылган район чемпионаты нәтиҗәләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Аның белән шахмат клубының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

- Юбилей ярышлары вакыйгалар үсеше белән кызыклы булды, - дип сөйли Адель Купцов. - Хикмәт шунда, шахмат яратучылар буыны елдан-ел яшәрә бара. Призлы урыннарны да Илнар Гафиятов, Алмаз Камилов, Руслан Кузюров кебек җирле яшь уенчылар ала. Илленче тапкыр үткәрелгән район чемпионаты, яшьләр арасыннан кем дә булса район чемпионы була алырмы, дигән сорауга җавап бирергә тиеш иде. Алар зур тәҗрибәгә ия өлкән буын уенчыга көндәш була алырлармы? Районның иң көчле уенчылары арасында матчлар үтә дә киеренке барды. Турнир уртасында күпьеллык тәҗрибәнең зур билгеләнешкә ия булуы ачык күренде. Пенсионер Михаил Водышев бу турнирда һәр уенчыга каршы тора алды. Һәм 8 нче тапкыр район чемпионы исемен яулады. (1988, 1993, 1995, 1998, 2010, 2013, 2016, 2017). Бу - рекорд.

Районда күренекле шахматчы Павел Егоровның улы Андрей тарихта икенче тапкыр чемпион титулыннан бер генә адымга артта булды. Ә призерлар өчлегенә ике тапкыр районның экс-чемпионы (2014, 2015) исемен яулаган Савелий Купцов нокта куйды.


Нет комментариев