Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Һәлак булган якташ истәлегенә

Чуаш Енорускиносы авылында Әфганстанда һәлак булган Владимир Маркин истәлегенә чаңгы узышлары буенча чираттагы турнир узды. Авылдашлары һәм дуслары сүзләренчә, Володя яхшы чаңгычы булган һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Бу ярышларның абруе зур, анда аксубайлылар гына түгел, башка районнардан килгән кунаклар да катнаша. Бу - үзенчәлекле патриотизм дәресе. Һәм 2018 ел...

Чуаш Енорускиносы авылында Әфганстанда һәлак булган Владимир Маркин истәлегенә чаңгы узышлары буенча чираттагы турнир узды.
Авылдашлары һәм дуслары сүзләренчә, Володя яхшы чаңгычы булган һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Бу ярышларның абруе зур, анда аксубайлылар гына түгел, башка районнардан килгән кунаклар да катнаша. Бу - үзенчәлекле патриотизм дәресе. Һәм 2018 ел турнирында Чуаш Енорускиносы чаңгы юлы төрле яшьтәге, социаль катламдагы кешеләрне җыйды.
Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин сәламләде.
- Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән Совет солдатларының һәм безнең якташыбыз Владимир Маркинның батырлыклары - беркайчан да онытылмаячак, - дип ассызыклады Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин.
- Яшь буын безнең геройлар мисалында тәрбияләнергә тиеш, - дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә ДОСААФ идарәсе рәисе Петр Волков.
Кышкы спорт төрен яратучылар трассада барлык кыенлыкларны үтеп яхшы нәтиҗәләргә омтылдылар.
Призлы урыннар яулаган барлык спортчылар бүләкләү тантанасында грамоталар, медальләр, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән, ДОСААФтан, Иске Ильдеряк авыл җирлегеннән бүләкләр алдылар. Җирлек башлыгы Валерий Альметкин чаңгы спортын яратучыларга ярышларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Ярыш призерларының исемнәрен aksubayevo.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев