Көчле көрәшчеләр
Аксубай көрәшчеләре Әлки районының Базарлы Матак авылында 2003-2005 нче елларда туган егетләр һәм кызлар арасында үткәрелгән билбау көрәше буенча ТР Беренчелегеннән бүләкләр алып кайттылар. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татар Майнасы мәктәбеннән Илнар Камалиев һәм Аксубай лицееннан Ильвира Сәлахова мактау пьедесталының беренче баскычларын яуладылар. Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Вадим Савинов һәм...
Аксубай көрәшчеләре Әлки районының Базарлы Матак авылында 2003-2005 нче елларда туган егетләр һәм кызлар арасында үткәрелгән билбау көрәше буенча ТР Беренчелегеннән бүләкләр алып кайттылар.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татар Майнасы мәктәбеннән Илнар Камалиев һәм Аксубай лицееннан Ильвира Сәлахова мактау пьедесталының беренче баскычларын яуладылар. Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Вадим Савинов һәм Стас Гаврилов - икенче урында. Өченче урыннарны Руслан Садыйков (3 нче мәктәп), искеибрайлылар Рәҗәб Мифтахов белән Радик Мостафин яулады.
Фото: vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев