Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Иң яхшылар исәбендә

Казанның Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы шәхси Кубогына бадминтон буенча алтынчы финал этабы узды. Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 240 спортчы катнашты. Шул исәптән Иске Тимошкино авылы урта мәктәбеннән тренер Владислав Мулеев тәрбияләгән спортчылар да бар иде. Ярышлар уен осталары һәм уен яратучылар арасында шәхси һәм парлы разрядларда ике яшь...

Казанның Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы шәхси Кубогына бадминтон буенча алтынчы финал этабы узды.

Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 240 спортчы катнашты. Шул исәптән Иске Тимошкино авылы урта мәктәбеннән тренер Владислав Мулеев тәрбияләгән спортчылар да бар иде. Ярышлар уен осталары һәм уен яратучылар арасында шәхси һәм парлы разрядларда ике яшь төркемендә үтте.

Мондый дәрәҗәдә Татарстан Республикасы шәхси Кубогына уеннар беренче тапкыр уздырылды. Турнир этаплары Казанда, Түбән Камада, Базарлы Матакта һәм Алабугада үтте. Һәр турдан соң спортчылар рейтингы яңартылып барды. Турнир җиңүчеләре булып ел агымында иң зур нәтиҗә алган бадминтончылар сайланды. Алар арасында аксубайлылар да бар.

2002 елда туган һәм яшьрәк яшь төркемендә шәхси разрядта алтынчы финал этабында Никита Мулеев икенче призер булды. Парлы разрядта да ул шундый ук нәтиҗәгә иреште.

Леонид Мишин, Вадим Мулеев шулай ук район данын лаеклы якладылар. Тренерлары Владислав Мулеев та ракетка белән оста уен күрсәтте. Бүген көмеш призер Никита Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев