Аксубайда "Татарстан чаңгы юлы – 2021" массакүләм чаңгы ярышлары узды.
"Демография" милли проектының "Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Йөзләгән аксубайлы чаңгы базасы территориясенә (Сабан туе мәйданы территориясе) җыйналды. Алдагы көндә салкын иде, ә иртән һава температурасы кинәт күтәрелде. Шуңа күрә бу көнне катнашучылар да, җанатарлар да өшемәде.
Ярышларда катнашучылар арасында төрле яшьтәге мәктәп укучылары, оешма, предприятиеләр җитәкчеләре, районның муниципаль хезмәткәрләре, ветераннар активы вәкилләре һәм кышкы спорт төрен яратучылар бар иде. Бирегә нәтиҗә артыннан да, саф һавада йөреп кайтыр өчен дә килделәр.
Иртәнге 9да ипподромга катнашучылар килә башлады. Кискен, дулкынландыргыч мизгел килеп җитте, узышларга старт бирелде.
Фото: Зинаида Леонтьева
Нет комментариев