Аксубайда «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» район фестивале уза
Спорт

Аксубайда «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» район фестивале уза

Спорт чаралары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Бүген Аксубайның үзәк мәйданында «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» фестивале уза, анда районның җыелма командалары, спортны үз иткән гаиләләр катнаша.

Ярышлар яшь төркеме буенча үткәрелә. Ярышларның төп хөкемдары –спорт мәктәбе тренеры – Нияз Хисмәтов, аның ярдәмчесе – Семен Яругин.

Үзегезнең танышларыгызга көч бирергә килегез, вакытны файдалы үткәрегез. Ә җылыныр өчен кыр кухнясы оештырылган, анда һәркемне ботка һәм кайнар чәй белән сыйлыйлар.


Нет комментариев