Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубайда Татарстан Кубогына ярышлар үтте

Ике көн дәвамында Аксубайда мини-футбол буенча Беренчелек һәм ТР Кубогына ярышлар үтте. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 14 команда көч сынашты. Матчларда киеренкелек сизелде, республиканың иң яхшы командалары үзләренең спорт амбицияләрен күрсәттеләр. Һәм ТР Кубогы өчен барган ярышларда Аксубай җыелма командасы яхшы чыгыш ясады. Ярышлар башында ук безнең команда...

Ике көн дәвамында Аксубайда мини-футбол буенча Беренчелек һәм ТР Кубогына ярышлар үтте.
Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 14 команда көч сынашты. Матчларда киеренкелек сизелде, республиканың иң яхшы командалары үзләренең спорт амбицияләрен күрсәттеләр. Һәм ТР Кубогы өчен барган ярышларда Аксубай җыелма командасы яхшы чыгыш ясады. Ярышлар башында ук безнең команда Казанның "Олимпиец" командасын - 9:0, актанышлыларны - 5:0, Минзәлә командасын 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Финалның чирек өлешендә Яңа Чишмә командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Ярымфиналда Яр Чаллы шәһәренең "Компонент" командасы белән көрәш тигез исәп белән тәмамланды. Әмма аннан соң егетләр көндәшләре капкасына, алар керткән 5 тупка җавап итеп, алтыны керттеләр.
Финал матчы да дәртле булды: Аксубай дружинасы Байлар Сабасы командасы белән очрашты. Матч җанатарлар игътибарын үзенә җәлеп итте. Командалар бер-берсенә җиңүгә ирек бирмәскә тырыштылар. Кискен мизгелләр дә күп булды. Әмма Аксубай командасының көндәшләре күпкә җитезрәк һәм көчлерәк булып чыкты, алар безнең капкага җавапсыз 3 туп кертте. Беренчелек һәм ТР Кубогын уйнату нәтиҗәләре: 1 урында - Байлар Сабасы, 2 нче урында - Аксубай командасы.
Командаларны Казан шәһәренең мини-футбол Федерациясе рәисе Сергей Рожков котлады.
- Афәрин! - дип тәбрикләде ул аларны. - Сез спорт көрәшендә авырлыкларны үтеп җиңүгә килдегез. Спорт белән дуслык сезгә тормышта уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.
Ул призерларга бүләкләр һәм җиңүче командага ТР Кубогын тапшырды. Безнең команда составында район үзәге мәктәпләре укучылары Руслан Убейкин, Игорь Яшмурзин, Александр Денисов, Сергей Ильденеев, Савватий Терегулов, Никита Качаев, Айрат Юнысов, Игорь Ермолаев, Алексей Казаков, шулай ук Иске Тимошкино мәктәбеннән Денис Прохоров, Савгач мәктәбеннән Василий Иванов уйнадылар. Руслан Убейкин иң яхшы һөҗүм итүче буларак билгеләнде. Команданы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары Александр Лодоркин һәм Василий Чугунов әзерләделәр.
- Республика Беренчелегендә нинди көндәшләр белән көрәшергә туры килгәнне исәпкә алганда, безнең команда лаеклы чыгыш ясады дип саныйм, - дип билгеләп үтте Аксубай дружинасы тренеры Александр Лодоркин. - Бурычны уңышлы үтәделәр. Алда аларның җиңүләре күп булыр әле дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев